Чаллы ЗАГСына  - 24,8 млн сум акча
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ЗАГСына - 24,8 млн сум акча

Бу акчага бинага кронштейннардагы яктырткычлар, прожекторлар куела.

Чаллыда тантаналар сараен һәм аның янын яктыртачаклар. Моның өчен ЗАГСның  үз чыгымнарыннан 24,8 млн сум акча бүлеп биреләчәк. 

Бу хактагы хәбәр дәүләт сатып алулар порталына урнаштырылган.

Бинага кронштейннардагы яктырткычлар, прожекторлар куела. Шулай ук урамдагы фонарьләр, яктырткычлар да яңартылачак.

Башкарма комитет Мәләкәс елгасы аша күперне яктыруга 13, 3 млн сум акча бүлеп бирә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


загс Тантаналар

Нет комментариев