Чаллы ЗАГСында иртәгә ажиотаж көтелә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ЗАГСында иртәгә ажиотаж көтелә

Сәбәбе нидә?

Матур датада - 24.04.2024.

Чаллы ЗАГСында никахларын 50 пар теркәячәк. Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре: «Бу рекорд», - диләр. Атна уртасында өйләнешергә теләүчеләр гадәттә 2 тапкырга азрак була. 

Иртәгә Чаллы ЗАГСына Тукай, Сарман, Бөгелмә, Аксубай, Мөслим, Чистай, Яңа Чишмә кебек районнардан парлар килеп язылышачак. 

Киләсе матур дата 24нче майга туры килә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев