Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ЗАГСында халыкны кабул итү сәгатьләре үзгәрде

Белгечләргә алдан язылып барырга кирәк.

ЗАГС идарәсе архивындагы техник эшләр сәбәпле 1 июньнән гражданнарны түбәндәге график буенча кабул итәчәкләр:

Гражданлык хәле актларын теркәү һәм уллыкка яки кызлыкка алу турында шәһәдәтнәмәләрне кабаттан бирү (архивтан):
Кабул итү вакыты: пәнҗешәмбе һәм якшәмбедән кала 8:00-15:00кә кадәр һәр көнне. Алдан язылу өчен телефон: 32-12-40

Аерылышуларны теркәү өчен гаризалар кабул итү һәм гаилә таркалуын рәсмиләштерү:
Кабул итү вакыты: пәнҗешәмбе, шимбә һәм якшәмбедән кала 8:00-15:00кә кадәр һәр көнне. Алдан язылу өчен телефон: 34-98-60

Исем үзгәртүне теркәү, гражданлык хәле актларына үзгәрешләр кертү:
Кабул итү вакыты: пәнҗешәмбе, шимбә һәм якшәмбедән кала 8:00-15:00кә кадәр һәр көнне. Алдан язылу өчен телефон: 34-55-52

Гаилә коруны рәсмиләштерү:
Кабул итү вакыты: сишәмбе һәм чәршәмбе 8:00-15:00кә кадәр. Алдан язылу өчен телефон: 32-28-99

Гаилә коруны рәсмиләштерүгә кадәр документларны тикшерү һәм раслау:
Кабул итү вакыты: сишәмбе һәм чәршәмбе 8:00-15:00кә кадәр. Алдан язылу өчен телефон: 47-00-52


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: загс