Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 1 ай эчендә 2 машина янган

«Хуҗага начарлык эшләү нияте белән машинаны махсус яндыручылар да булырга мөмкин», - ди коткаручылар.

Янгын сүндерү бүлеге инспекторлары автомобиль йөртүчеләрне кисәтә.

"Узган ел Чаллы буенча 3 машина янган булса, быел инде февраль аенда ук  2 транспорт чарасына ут капты. Моны күздә тотып, шәһәрдәшләребезгә машиналарының төзек, электр приборларының һәм чыбыкларының яхшы хәлдә булуын кайгыртуларын сорыйбыз», - ди Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторы Айдар Нәҗметдинов.

«Машина ягулык багының төзек булмавы, кайбер детальләрнең кызуы аркасында да янып китәргә мөмкин, - ди ул. - Моннан кала, транспорт чарасында тәмәке тарту, салонда янып китү үзлегенә ия матдәләр йөртү, автомобиль бәрелү нәтиҗәсендә дә ут кабарга мөмкин. Хуҗага начарлык эшләү нияте белән машинаны махсус яндыручылар да булуы бар».

Янып киткән очракта машинадан мөмкин кадәр читкә китү мөһим. Огнетушитель белән утны сүндерү җаен карарга һәм 01 яки 101 номерлары буенча шалтыратырга кирәк, ди коткаручылар. 

фото: https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы