Тантаналы чара Орган залында узачак.
1 июльдән 8 июльгә кадәр Чаллыда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атнасы» уза. Бәйрәм ел саен 8 июльдә билгеләп үтелә. Атна дәвамында шәһәрдә төрле чаралар оештырыла: ачык мәйданчыкларда концертлар, күргәзмәләр, мастер-класслар, викториналар, турнирлар, балалар рәсемнәре конкурслары һәм кино күрсәтәләр. Атна ахырында Орган залында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру тантанасы булачак. Ныклы һәм бәхетле 10 гаилә бүләкләнәчәк. 2009 елдан бу медальгә 113 гаилә лаек булды.
Нет комментариев