Чаллыда 13 кеше машина таныклыгын алдыртты
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 13 кеше машина таныклыгын алдыртты

«Саннар тагын да күбрәк булырга мөмкин», - ди инспекторлар.

Чаллы инспекторлары исерек килеш руль артына утырган 37 яшьлек ир-атны тотты. Очраклы рәвештә түгел. Телеграм-канал аша. «УАЗ» машинасында исерек ир-атның йөрүе турында шәһәрдәшләр хәбәр итә. Инспекторлар ир-атны Чаллы проспектында туктатып тикшерә. Хәбәр дөрес булып чыга. Аңа административ протокол төзиләр. Машинасын штрафстоянкага озаталар.

Шулай телеграм-канал аша инспекторлар ел башыннан 13 исерек машина йөртүчене «эләктерде». Бөтенесе дә таныклыксыз калды. Саннар тагын да күбрәк булырга мөмкин, ди Чаллы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре. ГИБДД Набережные Челны телеграм-каналына язарга гына кирәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев