Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 21 яшьлек егеткә төрмә яный

3 кеше аңа зарланып полициягә мөрәҗәгать иткән.

Чаллыда 21 яшьлек егет 3 җинаять кылуда гаепләнә. 7 августта ул 47 яшьлек слесарьның телефонын урлый. Мобиль банк кушымтасын ачып 258 мең сум акчасын үзенә күчерә. Икенче очракта аннан урамда үтеп баручы зыян күрә. Ул шалтырату өчен аның телефонын сорап тора. Тегесе биргәч, урлап кача. 

Өченче очракта кыз кеше алдана. Алар очрашып исерткеч эчемлекләр кулланалар. Егет телефонын урлап ломбардка тапшыра. 

Зыян күрүчеләр полициягә мөрәҗәгать итә. Яшь каракның эзенә тиз чыгалар. Ул беркайда да эшләми, моңарчы җинаять җаваплылыгына тартылмаган. Хәзерге вакытта изоляторда. Аңа карата җинаять эше кузгатылды. 300 мең сумга якын акчаны ул үзенә кирәк-яраклар алуга тоткан. Хокук сакчылары эзенә чыкканчы шәһәрдән чыгып китәргә планлаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев