Чаллыда 28 яшьлек егет үлгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 28 яшьлек егет үлгән

Ул хастаханәгә барудан язмача баш тарткан булган.

Чаллының 48нче бистәсендә яшәүче гаиләгә кичә кайгы килде. Ана 28 яшьлек улының сулыш алмыйча ятуын күргәч ашыгыч ярдәм хезмәте чакыра. Табиблар үлем фактын раслый. 
Әнисе, улы хәленең начар булуына зарлангач, көндез ашыгыч ярдәм хезмәте чакырган. Егеткә хастаханәгә барырга тәкъдим иткәннәр, әмма хастаханәгә барудан язма рәвештә баш тарткан. 
Ир-атның үлем сәбәпләрен морг хезмәткәрләре ачыклаячак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


үлем-китем

Нет комментариев