Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 34 комплекста төзелүче мәктәпкә гаризалар кабул итә башлыйлар

Анда кемнәр укый алачак?

34 микрорайонда төзелүче мәктәп күзгә күренеп үзгәрә. Тышкы эшләре 90 процентка әзер. Хәзерге вакытта эчке ягын ясыйлар. Объектта 500гә якын төзүче эшли. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеш барышы белән танышты. 

Яңа мәктәп “16нчы мәгариф үзәге” дип аталачак. Ул 1500 укучыга каралган. Биредә 2 спорт залы, 2 бассейн булачак. 880 урынлык актлар залы ясала. "Мондый заллар хәтта "Энергетик", "Камаз" мәдәният сарайларында да юк!" - ди мэр. 


“Микрорайон зур. Мәктәптә 34нче микрорайон гына түгел, “Чаллы Яр”, 35нче, 36нчы комплекс балалары да укый алачак”, - дип сөйләде мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин. 

Май аенда мәктәпкә керү өчен гаризалар кабул итә башлаячаклар, 1-7 сыйныфларга балалар туплаячаклар. 

Укытучылар мәсьәләсе дә хәл ителә. Беренче елны аларның саны 68 булачак. Соңыннан, укучылар күбәйгән саен, 130 кешегә  җиткерергә планлаштыралар. "Резюмеларны күрше шәһәрләрдән, хәтта Башкортстан, Екатеринбургтан да җибәрүчеләр бар. Хәзерге вакытта һәр резюмены җентекләп карыйбыз", - ди булачак директор Рамил Садриев. Гаризалар өчен офис вакытлыча 41 мәктәптә урнашкан.

Балалар иминлеге буенча да сорау контроль астында. Мәктәп янында уңайлы җәяүле юлы ясарга, светофор, яктырткычлар урнаштырырга кушты мэр. 

Яңа мәктәп июльгә әзер булачак. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев