Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 4 балада кызамык ачыкланган

Аларга әти-әниләре прививка ясатмаган булган, ди табиблар.

Чаллыда ел башыннан 4 балада кызамык ачыкланган. Сабыйларга чиргә каршы прививка кадатмаган булганнар. Әти-әниләре кирәк дип тапмаган. 

"Прививкаларга каршы ата-аналар бар. Алар балаларын нинди куркыныч астына куюын үзләре дә аңламый. Календарь привикаларын ясатмыйлар, кичектерәләр. Нәтиҗәсе әнә шундый", - ди сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Екатерина Остапенко. 

Хәзерге вакытта кызамык (корь), кызылча (краснуха) һәм паротитка каршы вакциналар Чаллыда юк. Кайтуын көтәләр. Әмма аерым кызамыкка каршы кадатырга була, ди табиблар. Соңыннан ревакцинация үтеп була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев