Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 41 яшьлек ир-атны елан чаккан

«Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, шәһәрдәш кулсыз калыр иде», - ди табиблар.

41 яшьлек ир-ат белән күңелсез хәлгә май бәйрәмнәрендә юлыга. Ул гаиләсе белән су буенда ял итә. Чирәмгә утырып кулы белән җиргә сөялә. Шунда 25 сантиметрлы елан чагып ала. “Агуны бармакны суырып чыгармакчы булдым. Барып чыкмады. Өйгә кайткач, йод белән буядым. Анысы да булышмады. Кулсыз кала яздым”, - ди зыян күрүче.

Шәһәрдәш хастаханәгә икенче көнне генә мөрәҗәгать итә. Аңа елан агуына каршы прививка ясыйлар. Ярасын чистарталар. “Елан чаккан урыны шеш иде. Җитмәсә, сызлый башлаган. Без аңа хастаханәдә калып, дәвалану узарга киңәш иттек. Ул баш тартты”, - ди 5нче хастаханәнең кабул итү бүлеге мөдире Анар Исрафилов.  Авыртуга түзә алмый башлагач кына, зыян күргән ир-ат кабат табибларга мөрәҗәгать итә. Аны реанимация бүлегенә яткыралар. 

“Мондый очракта өй шартларында дәваланырга ярамый. Шеш пациентның бөтен кулына таралган иде. Хәтта бармаклары күгәреп чыккан. Тән температурасы күтәрелгән. Бармагы гына түгел, бөтен кулы авырта башлаган иде”, - дип сөйли реанимация бүлеге мөдире Павел Егоров.

Елан агуы канга эләккәч, кан йөреше бозыла, шеш барлыкка килә. Кан тамырлары тромбозы булырга мөмкин. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, пациент бөтенләй кулсыз калырга мөмкин. 

Павел Егоров әйтүенчә, май бәйрәмнәрендә хастаханәгә 71 яшьлек пенсионер да мөрәҗәгать иткән. Ул да еланнан зыян күргән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: елан