Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 5 айда 158 юл-транспорт һәлакәте булган

3 кеше үлгән.

Шәһәр хакимиятендә мэр Наил Мәһдиев рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды. Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков 2023 елның 5 аенда башкарылган эшләр турында хисап тотты. 
 
Узган елның шул чорында Чаллыда барлыгы 161 юл-транспорт һәлакәте булган. Анда 3 кеше үлгән, 207 кеше яраланган. Быел исә 158 авариядә 3 кеше үлгән, 192 кеше төрле җәрәхәтләр алган. 
 
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре дә узган елдагыга караганда кимрәк. Узган елның 5 аенда шәһәрдә балалар катнашында 45 һәлакәт булган, 1 бала үлгән. 47 бала яраланган. Быел исә 37 юл-транспорт һәлакәтендә 1 бала вафат булган. 

Күрсәткечләр яхшырса да, шәһәр мэры Наил Мәһдиев тынычланырга иртәрәк булуын кисәтте. «Һәр кеше безнең өчен кадерле. Ата-аналар балаларына юл йөрү кагыйдәләрен  өйрәтергә тиешләр. Алар өйрәтми икән, бу безнең эш. Яңа мәктәпләрдә, капиталь ремонттан соң балалар бакчаларында  куркынычсыз шәһәр почмаклары барлыкка килде. Аларда балаларны юл-кагыйдәләренә өйрәтәләр. Шундый ук почмаклар сәламәтләндерү лагерьләрендә дә булырга тиеш. Эшләгез, моның өчен акча бүлеп бирелер. «КАМАЗ» ГАҖ кебек предприятие җитәкчеләре дә ярдәм итми калмас», – диде ул. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даи кагыйдә юл транспорт билге гаи ЮХИДИ фаҗига балалар