Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 5 нче сентябрьдән сыйныф сәгатьләре яңа форматта уза башлаячак

1 сентябрьдән мәгариф өлкәсендәге кайбер законнарда үзгәрешләр үз көченә керә.

Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин укытучыларның август киңәшмәсендә быелгы уку елы үзенчәлекләре белән таныштырды.

1 сентябрьдән мәгариф өлкәсендәге кайбер законнарда үзгәрешләр үз көченә керә. Әйтик, мәгариф өлкәсендә «хезмәт күрсәтү» дигән төшенчә «укыту программасын тормышка ашыру» төшенчәсе белән алыштырылды. Белемнәрне тормышта куллануга басым ясалачак. Тәрбия бирү төп укыту программасының мөһим өлеше булачак. Белем көне РФ Дәүләт әләмен күтәрү һәм Дәүләт гимнын тыңлаудан башланачак. 

“5 нче сентябрьдән сыйныф сәгатьләре яңа форматта узачак – укучылар мөһим нәрсәләр турында сөйләшәчәк.  Шулай ук тәүге уку көненнән яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары үз көченә керә”, - дип белдерде идарә башлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф