Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 57нче гимназия күченергә тели

Мәктәп җитәкчелеге мэр Наил Мәһдиевка хат белән чыккан.

Чаллының 57нче гимназия коллективы "Притяжение" микрорайонында төзелүче яңа мәктәпкә күченергә тели. Ярты ел элек мәктәп җитәкчесе Елена Федоренко башкарма комитетка хат юллаган. Әлеге сорау контроль астында диде мэр.  

"Гимназиянең яңа бинага күченүе турында карар чыгарыр алдыннан, мәктәп җитәкчелегенә бу сорауны ата-аналар белән уртага салып сөйләшергә куштык. Быел гимназия аккредитация үтәргә тиеш. Әмма ул аны үтә алмаска мөмкин. Шартлар гел үзгәреп тора. Әлеге мәктәп безгә бик кирәк. Аннан алда мәктәпнең 4нче катын төзү турында сүз куптарган идек. Әмма ул чыгымлы. Ә "Притяжение" микрорайонында 1500 кешелек яңа мәктәп төзелә. Коллектив күченергә риза. Без бу сорауга әле тагын бер әйләнеп кайтачакбыз. Иң мөһиме ата-аналар һәм укытучылар фикере уртак булырга тиеш", - ди мэр. 

57нче гимназия язмышы май ахырында хәл ителәчәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп