Чаллыда 6200 бала беренче сыйныфка бара
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 6200 бала беренче сыйныфка бара

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

Шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов әйтүенчә, яңа уку елында 74 142 укучы парта артына утыра. Аның 6 200се беренче сыйныфка бара. Бу узган уку елына караганда 422 кешегә азрак. 10нчы сыйныфта 2,7 мең укучы белем алуын дәвам тә.

Чаллыда 22 мәгариф учрежденисендә эш ике сменада оештырыла. 

Соңгы елларда Чаллыда 11 мәктәп, 20 балалар бакчасы төзелде. 59 мәктәп, 39 балалар бакчасы, 44 ашханә, 6 ресурс үзәге, 2 тулай торак капиталь ремонтланды. Яңа уку елына 45, 55, 58 мәктәпләр һәм 78 лицей, 4, 13, 22, 37, 79, 61нче мәктәпләрнең ашаханәләре яңартылды.

Соңгы елларда мәгариф учреждениеләрне төзү һәм яңарту өчен 22 млрд сумнан артык акча тотылды. 

Нәркиз Кашапов яңа уку елына барлык мәгариф учреждениеләренең дә әзер булуын әйтте. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 1 сентябрьдә мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итәргә чакырды. 
Сүз уңаеннан, соңгы елларда мәгариф учреждениеләрендә иминлекне саклауны тәэмин итү өчен 1 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде. 
Фотолар «Татар-информ»нан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев