Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда әбиләрдән акча җыеп йөрүче ир-атны тоттылар

Ул Башкортстаннан.

“Оныгың авария эләкте, зыян күрүчеләр бар”. Төнге сәгать 12дә 72 яшьлек пенсионерга шулай дип шалтыраталар. Берсе оныгы булып сөйләшә, икенчесе тикшерүче (следователь) булып. Хәтта полициядә эшләүче оныгы булып та сүз коралар. Проблеманы хәл итү өчен 800 мең сум сорыйлар. Шәһәрдәш шикләнә, әмма туганнарына шалтыратып сорый алмый. Мошенниклар мөмкинлек бирми - телефон бер минутка да тынмый. 

Алар әби янына курьер җибәрә. Шунда гына телефон шалтыраудан туктый һәм пенсионер кызына шалтырата. Туганнары тиз генә активлаша. Полициядә эшләүче чын оныгы да ярдәмгә ашыга - хокук сакчыларына алдан хәбәр итеп куя һәм әби янына китә. Курьер инде пенсионер янына килгән була. Шунда аны эләктереп алалар.

Кулга алынган ир-ат Башкортостаннан. Аңа 36 яшь. Беркайда да эшләмәве, 49 микрорайонда фатир арендалап яшәве билгеле. Моннан алда 84 һәм 85 яшьлек пенсионерларны алдаган. Салынган зыян күләме 766 мең сум, ди хокук сакчылар. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылды. 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев