Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ачык һавада кино күрсәтәләр

Чаллы ишегалларында кино күрсәтүләр дәвам итә. Кич ачык һавада кино карау - быелгы җәйнең үзенчәлеге дип әйтергә була.

Кешеләргә ошый.

"Экранда нәрсә күрсәтелүеннән  бигрәк, күңелгә мондагы мөһит якын. Авыл клубында кино караулар искә төшә. Урын җитми торган иде, идәнгә ятып карый идек,"- дип искә ала берәүләр.

"Төсле телевизорлар чыккан чаклар искә төште. Күрше абзыйлар алгач, тирә-як күршеләр белән кич сериал карарга аларга керә идек. Кем диванга, кем идәнгә утырып карый иде,"-ди икенчеләр. 


"Моның кадәр кеше килер дип көтмәдек тә. Белгән булсак, зуррак экран тапкан булыр идек. Шулай да кеше азакка кадәр утырды, таралырга ашыкмады,"- ди кайбер оештыручылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев