Чаллыда әни кеше баласын типкәли-типкәли кыйнаган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда әни кеше баласын типкәли-типкәли кыйнаган

Әлеге мизгел подъезд домофоны камерасына эләккән.

Шәһәр социаль челтәрләрендә җанөзгеч видео пәйда булды. Анда әни кеше кечкенә улын капюшоныннан өстерәп подъезд янына алып килә. Соңыннан сүгенә-сүгенә малайны кыйный, аягы белән типкәли. Бала кычкырып елый. 

Әлеге видеога хокук сакчылары игътибар итте. ТР Прокуратурасы җентекләп тикшерү үткәрергә боерды. Шунысы мәгълүм: вакыйга ГЭС бистәсенең 10/36/3 йорты подъезды янында була. 

"Баласын кыйнаган ананың шәхесен ачыкладык. Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла. Җинаять эшен кузгату турында уйлыйбыз", - диде Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев