Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда аутизм белән авыручы балалар өчен сыйныф ачыла

Аны 69нчы мәктәптә булдырачаклар.

Бу хакта мәктәп җитәкчелеге хәбәр итте. Яңа сыйныф ачарга хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Мәктәп заманча уку йортларыннан бер дә ким түгел. Биредә яздан бирле капиталь ремонт бара. Республика бюджетыннан 54 млн сумнан артык акча бүленеп бирелде. Монда мәктәп директоры Габдрәүф Волковның өлеше зур. Очрашуларның берсендә ул: "2016 елда ремонтның бер өлешен генә ясадылар. Сантехника, җылылык системасы, тәрәзә рамнарын алыштырдылар, түбәне ясадылар. Шуның белән бетте. Электрик эшләре, түшәм, идәннәр калды. Эшләп бетерергә кирәк бит дип озак йөрдем, - дип сөйләгән иде (моннан укы). 

Ремонт эшләре инде 60 процентка әзер. Объектта 40 эшче хезмәт куя. Түбә эшләре тәмам, электр чыбыклары сузылган, бүлмәләр дә әзер. Хәзер мәктәпнең тышкы өлешен тәртипкә китерәләр. Ремонт 1 июльгә тәмамланачак. Төзекләндерү эшләре белән шәһәр Советы депутатлары да танышты.

Исегезгә төшерәбез, 69нчы санлы физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәптә  257 бала укый. 68 укучы өйдә белем ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп бала капиталь ремонт