Чаллыда аварияләр саны кимегән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда аварияләр саны кимегән

Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.

Чаллыда ел башыннан 67 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 1 кеше гомере өзелде, 87 шәһәрдәш төрле тән җәрәхәтләре алды. Күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда яхшырак, ди ТР Дәүләт автоинспекциясе. Аварияләр саны 1,5 %ка кимегән. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны да 18%ка азрак.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев