Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автобус йөртүчеләр 5 юл һәлакәте китереп чыгарган

Бер җәяүле дә зыян күргән.

Чаллыда автобус йөртүчеләр гаебе белән 5 юл-транспорт һәлакәте булган. Биш кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, шул исәптән өч пассажир егылып имгәнгән. Бер юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле зыян күргән. 

«Тикшерү үткәрәбез. Бәлки автобус йөртүчеләр авария булдырмау максаты белән кисәк туктарга мәҗбүр булганнардыр. Статистика куркыныч түгел, узган елларда мондый очраклар ешрак булды. Ул вакытта проспектларда газельлар йөри иде. Пассажир өчен үзара көрәш бара иде», - диде шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков.

Радий Кадиков 10 ел элек булган авария очрагын искә төшерде. Сөембикә-Автозавод проспектында газель әйләнеп, 7 пассажир җитди тән җәрәхәтләре алган. 

«Газель консерв банкасы сыман, кузовлары сакламый. НЕФАЗ автобуслары, киресенчә, зур, аны җимерү өчен БТР кирәк», – диде Радий Кадиков. 

Бүгенге көндә Чаллы проспектларыннан 136 автобус хәрәкәт итә. Тагын 80ләп җәмәгать транспорты сатып алырга уйлыйлар. 

«Дотация, лизинг түләүләрне исәпкә алып, өстәмә 1 млрд сум акча кирәк. Автобус юу урыны, стоянка белән тәэмин итү – барысы да чыгымнар», – ди мэр Наил Мәһдиев. 

Фото «Горкоммунхоз» предприятиесеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев