Чаллыда автобус йөртүчеләр өчен махсус киемнәр тектеләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автобус йөртүчеләр өчен махсус киемнәр тектеләр

Костюмнарга Чаллы һәм Татарстан гербларының сурәтләре дә төшерелгән.

Чаллыда күп кеше сыйдырышлы автобусларны йөртүчеләр махсус формадан булачаклар. Аларны җәмәгать транспорты белән идарә итүче "Горкоммунхоз" предприятиесе эшчеләренә махсус теккәннәр. Костюмнар кара һәм зәңгәр төстәсе курткадан, чалбардан һәм кара кепкадан тора. Өске киемнең җиңенә һәм башлыкка Чаллы һәм Татарстан гербларының сурәтләре дә төшерелгән. Түш янына «Яр Чаллы җәмәгать транспорты» дип тә язылган. 

фото: nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев