Азык-төлек белән Татарстанның 7 районы фермерлары тәэмин итәчәк.
9нчы сентябрьдән Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Ул Г. Тукай яр буендагы “Төзелеш” стадионы янында, Ипподром һәм “Южный” агросәнәгать паркы территорияләрендә һәм Ш. Усманов урамында, 41/17 йорты каршында узачак. Азык төлек белән Татарстанның 7 районы фермерлары тәэмин итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел “Төзелеш” стадионы һәм Ипподром янындагы ярминкә мәйданын төзекләндерүгә ТР бюджетыннан 41,4 млн сум акча бүленеп бирелде. Бу хакта монда яздык.
Нет комментариев