Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өлкәннәрне җәй буе бушлай йөртәләр

Быел өлкәннәрне бакчаларга бушлай йөртү өчен казнадан 20 млн сум акча бүлеп бирелде.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев бакчачылык ширкәтләренә автобуслар йөртү турында сөйләде. Май-сентябрь айларында 39 маршрут буенча 83 бакчачылык ширкәтенә автобуслар йөри. Алар пассажирлар өчен уңайлы булган 5 урыннан кузгала. Ташламалардан файдаланучы шәһәрдәшләрне бакчаларга йөртү өчен шәһәр бюджетыннан 20 млн сум акча бүлеп бирелде.

«Бакчаларга кешеләрне бушлай йөртү бер шәһәрдә дә юк. Без өлкәннәрне кайгыртабыз дип сөйләп кенә калмыйбыз, моны эш белән раслыйбыз. 2005 елдан башлап КАМАЗ һәм шәһәр төзегән өлкәннәрне бакчаларга бушлай йөртәбез. Бу эш тиешенчә башкарылырга тиеш. Автобус йөртүчеләр өлкәннәргә карата игътибарлы булсыннар иде. Аларга акча түлибез, алар без теләгәнчә эшләргә тиешләр, без үзләрен генә түгел, балаларын да азык-төлек белән тәэмин итүче өлкәннәребезгә рәхмәтле булырга кирәк», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Сүз уңаеннан, 2021 елда 473 мең, 2022 елда 781 мең кеше бакчаларга бушлай йөргән. 2023-2024 елларда «Турбина» һәм «Ордиушка» бакчачылык ширкәтләренә керү юллары төзекләндереләчәк. Моның өчен 40 млн сум акча бүлеп бирелә. 

Сәрия Гарипова фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча билет ташлама дача пенсионер бакча уңыш җәй