Чаллыда бала тапканда үлгән Алена Мөхәммәтовага бәйле җинаять эше турында яңа мәгълүмат
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бала тапканда үлгән Алена Мөхәммәтовага бәйле җинаять эше турында яңа мәгълүмат

Әлеге эш нәтиҗәләре буенча Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин доклад таләп итте.

Социаль челтәрләрдә Чаллыда яшәүче ир-атның, мәрхүмәнең абыйсының Россия Тикшерү комитетына мөрәҗәгате чыккан иде. 
Ир-атның сүзләренә караганда, аның 36 яшьлек кыз туганы 2023 елның мартында хастаханәдә бала тапканнан соң, тиешенчә медицина ярдәме күрсәтелмәве нәтиҗәсендә, вафат булган. Җинаять эше тикшерелгән, әмма гаеплеләр җаваплылыкка тартылмаган. Шул ук вакытта ир-ат тикшерүнең барышыннан да, кабул ителгән карардан да канәгать калмавын белдергән.
Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы Тикшерү идарәсе саксызлык белән үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эшен тикшергән. Аның нәтиҗәләре буенча, вакыт узу сәбәпле,  җинаять эше туктатылган. 
Александр Бастрыкин комитетның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эшен тикшерүнең нәтиҗәләре буенча тапшыру бурычын йөкләгән
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


криминал Бала тапканда үлгән Алена Мөхәммәтова

Нет комментариев