Һәр очракта да балалар зыян күрде.
Чаллыда ел башыннан балалар катнашында 8 юл-транспорт һәлакәте булды. Узган ел 10 авария иде. Күрсәткечләр 20%ка азрак.
«Алда каникуллар. Ата-аналар балаларына юлдан чыгу кагыйдәләрен аңлатсыннар иде. Җәяүле балалар катнашында гына 4 авария булды. Велосипедта йөрүче балалар катнашында 1 юл һәлакәте теркәлде. 10 апрельдә Мәскәү проспектында 13 яшьлек малайны машина бәрдерде», – ди шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков.
Узган ел Чаллыда велосипедчылар катнашында 19 авария булган. 17 очракта балалар үзләре гаепле. 18 бала зыян күргән, 13 яшьлек кызның гомере өзелгән.
Нет комментариев