Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балаларны ат һәм мәчеләр дә тешләгән

Хайваннардан зыян күреп, хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр арткан.

Ел башыннан Кама балалар медицина үзәгенә 13 бала мөрәҗәгать иткән. Күбесе урам һәм йорт этләреннән зыян күргән. Шулай ук песи, попугай, ат тешләвенә дә зарланып килүчеләр булган. Бу хакта травматология бүлеге мөдире Малхаз Коринтели җиткерде.

- Тешләнгән урын канамый икән, кер юу сабыны белән юарга кирәк. Өстенә повязка куеп, травматология бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Соңыннан пациентлар теркәлгән шифаханәләрендә, хирург күзәтчелеге астында булачак. Котыру чире бөтен хайваннардан да күчәргә мөмкин. Ул бик куркыныч авыру, - дип сөйләде табиб.

Хайван тешләгән очракта, зыян күрүчегә прививкалар ясыйлар.

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда урам эте мәктәп баласының муенын тешләде. Бу хакта моннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сукбай этләр