Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Балкыш фестиваленең зона этабы үтә

Быелгы иң өлкән катнашучыга - 98 яшь!

Бүген “Энергетик” мәдәният сараенда ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» VIII республика фестиваленең зона этабы уза. Чара шактый күләмле булса да зал буш диярлек иде. Бу тамашачылар һәм артистларның куркынычсызлыгын кайгырту өчен эшләнә. Чыгышлар да күптән түгел Мәскәүдә булган теракт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды. Быел әлеге чара сигезенче тапкыр үткәрелә һәм ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. 

Анда Әгерҗе, Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Менделеев, Түбән Кама, Алабуга, Тукай районнарыннан һәм Чаллыдан 700 дән артык артист, иҗат коллективы катнаша. Беренче этапта 32 меңнән артык ветеран чыгыш ясарга теләк белдергән. 
– Быелгы чараның үзенчәлеге – Бөек Ватан сугышы ветераннарының актив катнашуы. Теләчедән Сталинград сугышында катнашкан Алексей Ивановичка 98 яшь! Тыл ветераны, Кукмарадан Нургали абыйга 93. Артистларыбыз арасында фашист концлагерьларе тоткыннары да бар, диде жюри председателе Тәүфик Сәгыйтов.

 Составында РФ атказанган, ТР халык артисты Георгий Ибушев, РФ халык артисты Лима Кустабаева, ТР халык артисты Римма Ибраһимова кебек  танылган шәхесләр кергән жюри 90 нан артык номерны бәяләп, финалда чыгыш ясаячак лауреатларны билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев