Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер ир-ат 63 яшьлек шәһәрдәшне этеннән талатты

Зыян күрүче хастаханәгә авыр хәлдә озатылды.

31нче комплекста килеп чыккан хәл бөтен Интернет җәмәгатьчелекне шаккаттырды. Бер ир-ат 63 яшьлек шәһәрдәшне этеннән талаттырды. Җитмәсә, үзе дә аны тибеп кыйнады.

Әлеге мизгел заманча домофон видеокамерасына эләгә. Анда ап-ачык күренә: ике ир-ат арасында тавыш чыга, ахырдан эт асраучы 63 яшьлек ир-атны өстерүгә команда бирә. Ир-атка ярдәмгә хатыны йөгереп чыга. Зыян күрүченең аркасы, кулы һәм аягы җәрәхәтләнә. Шулай ук эт аның колак очын да тешләп өзә.  

Шәһәрдәшне авыр хәлдә хастаханәгә озаталар. Хәзерге вакытта әлеге инцидент буенча тикшерү бара. Суд-медицина экспертизасы үткәреләчәк. Эт хуҗасы шәхесе ачыкланды. Аңа карата җинаять эше кузгатырга уйлыйлар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев