Чаллыда битумлы машинага ут капты
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда битумлы машинага ут капты

Зыян күрүче бар.

Фаҗига КАМАЗ проспектында, 57нче корпус каршында була. Ут капкан йөк машинасында битум була. Сыекча машина кую урыннарына агып чыга. Нәтиҗәдә янгын 15 кв.м. мәйданны чолгап ала. Янгында 39 яшьлек ир-ат зыян күрә: аның йөзе һәм аяклары пешә. 

Фото ТР буенча МЧС матбугат хезмәтеннән

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев