Чаллыда болгарка белән кулын кискән ир-атка ярдәм иттеләр
Аның артерияләре, сеңерләре өзелеп беткән булган.
Пациент БСМПга бик бик тирән яра белән эләгә. Кул сеңерләрләре, терсәк артериясе һәм нервысы зарарланган була. Артерия киселү сәбәпле, кан йөреше бозыла. Сеңерләр өзелү дә кул бөгелмәү китерергә мөмкин. Катлаулы операциягә кан тамырлары хирургы Аршак Чахоян һәм травматолог-ортопед Магомед Кадиев алыналар. Шәфкать туташы Жанна Захарова ярдәм итеп тора. Табиблар терсәк артериясенең зарарланган очларында анастомоз үткәрәләр, ягъни кан тамырлары арасында бәйләнеш булдыралар. Аннары сеңерләрне тегәләр.
Операциядән тыш, ир-атка столбнякка каршы прививка ясыйлар һәм тромбоз куркынычыннан саклау өчен антибактериаль терапия һәм антикоагулянтлар билгелиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев