Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Челнок автобуслары йөри башлады

Алар такси функцияләрен үти.

Шәһәрдә яңа төр җәмәгать транспорты барлыкка килде. Ул Челнок дип атала. Башка автобуслар сыман халыкны тукталыштан алып китә. Әмма аермасы шунда: аны телефон кушымтасы аша заказ ясап чакыртырга кирәк. Бәясе – 51 сум.

Яңа транспортта кайбер шәһәрдәшләр инде йөреп карарга да өлгергән. Алар әйтүенчә, уңайлы. Иртәнге якта автобусларда сыман кысылып бармыйсың. Һәр кешегә урын бар. Билгеләнгән тукталышка билгеләнгән вакытта килеп җитә. Шунысы гына бар: бер тукталыштан икенчесенә барып пассажирлар җыю вакытны ала. Маршрутларны уйлап, эш режимын тәртипкә салырга кирәк дип саный шәһәрдәшләр. 

Беренче вакытта шәһәрдә шундый 10 Челнок автобусы йөриячәк. 

 

Фото ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автобус