Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чираттагы пятачок гөрләде

Бу пятачокның иң оста биючесе кем?

Бүген Чаллының Энтузиастлар бульварында "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе коллективы оештырган пятачок гөрләде. Коллектив ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылган "Күрше" республика бәйгесендә җиңде. Әлеге бәйге шартлары буенча чара халык яши торган иҗтимагый киңлекләрдә үткәрелергә тиеш. Шунлыктан беренче пятачок үзәк районның Энтузиастлар бульварында үтте. 

Халык бульварны тутырып килгән иде. Аларны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сәламләде. Камаз төзелеше елларында барлыкка килгән пятачокны халыкка кайтарган өчен "Шәһри Чаллы" газетасы баш редакторы Резидә Юсуповага рәхмәт белдерде. "Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу чарага килергә җыенган иде. Командировкага китү сәбәпле, килә алмады, миңа барырга кушты. Пятачок дәвамлы булсын", - диде ул. 

Үзәк район башлыгы Фидәрис Хәбибуллин исә мондый чара  киләчәктә дә Үзәк районда үтсен иде дигән теләген җиткерде. 

"Шәһри Чаллы" газетасының баш редакторы Резидә Юсупова пятачок проектының быел яңа форматта комплексларда үтәчәген ассызыклап үтте. Пятачокны үз иткән шәһәрдәшләргә рәхмәт белдерде.

Пятачокны Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров "Пятачок» җыры белән башлап җибәрде. Аннары сәхнә түренә Уфа кунагы - Хәния Фәрхинең туганы Миләүшә Гыйлемханова чыкты. Ул Хәния Фәрхи репертуарындагы җырларны башкарып бу юлы да Чаллы тамашачысының мәхәббәтен яулады. 

"Шәһри Чаллы" коллективы җылы итеп каршы ала. Матур бәйрәм оештыра. Минем бу чарага икенче килүем. Чакыруыгыз өчен рәхмәт. Уфада мондый халыкчан бәйрәмнәр юк.Чаллы тамашачысы ихлас, алардан ниндидер җылылык, рәхәтлек беркелә", - диде ул. 

Рөстәм, Люция Закировлар һәм аларның талантлы балалары Миләүшә белән Айратны да үз итте тамашачы. "Мин ачык һавада уза торган бу чарага мондый күп кеше булыр дип башыма да китермәгән идем. Миңа бик ошады пятачок. Чын күңелдән рәхәтләнеп чыгыш ясадым. Чакыруыгызга рәхмәт", - диде саксафончы, җырчы һәм биюче Айрат Закиров. Аның сүзләрен сеңелесе Миләүшә, әтисе Рөстәм дә хуплады. 

Шәһәрдәшебез Фәнилә Салихова баянда уйнап җырлады һәм халыкны җырлатты. Алшытыргысыз алып баручыбыз Илнур Гомәров та үзенең иң матур җырларын башкарды. 

Пятачокта һәр җырчы оста биючене сайларга тиеш иде. Алар сайлаган биючеләргә Сабаның оста куллы кызы Алсу Ногманова матур бизәнү әйберләре бүләк итте. 

Алып баручыбыз Резидә Ганиева да оста биючегә үзенең бүләген әзерләгән иде. Ул Айрат Минаҗеевка кызыл эчле галош бүләк итте. 

Ә бу пятачокның иң оста биючесе итеп Аксубай районы Шәрбән авылыннан Рәис Мостафин табылды. Ул "Шәһри Чаллы"га подписка белән бүләкләнде. 

Пятачоктан тулы репортажны,  бәйрәм геройлары, артистлар турындагы язмаларны газетабызның киләсе саннарыннан укырсыз. 

Пятачоктан фотолар – БИРЕДӘ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Рәисе Эх Чаллы пятачоклары Илнур Гумеров Рөстәм Закиров Миләүшә Гыйлемханова Күрше конкурсы Айрат Закиров