Чаллыда домофонга аткан яшүсмернең ата-анасыннан акча түләттерделәр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда домофонга аткан яшүсмернең ата-анасыннан акча түләттерделәр

Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәхкәмә материаллары буенча, 2023 елның 1 сентябрендә яшүсмер күп фатирлы бер йортның домофонына пневматик писталеттан ата. Шул сәбәпле җайланма сафтан чыга.

Матди зыянны каплату өчен «Таттелеком» компаниясе баланың ата-анасыннан 16,2 мең сум акча түләтүне сорый. Алар әлеге сумманы ирекле рәвештә агымдагы елның 23 январеньда каплый. Шул сәбәпле суд утырышында әлеге эшне карау туктатыла. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев