Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда квартал эчендәге юлларны кайчан чистартачаклар?

Мэр юллар торышына игътибарны арттырырга кушты.

Яңа ел бәйрәмнәрендә берәүләр ял итсә, икенчеләр эшкә чыгарга мәҗбүр булды. Сүз кар чистартучылар турында. Бәйрәмнәр вакытында 100гә якын техника, меңләп кар көрәүче чыгарылды. "Юллар торышын 2 гыйнварда тикшереп йөрдек", - ди мэр. Магистральләргә сүз юк, әмма кварталара юлларга игътибарны көчәйтергә кирәк. 

- Бәйрәмнәрдә күбесе машиналарында йөрмәде. Квартал эчендәге юлларны кар баскан. Чистартырга кирәк. Урамдагы салкынлык моңа комачаулык итәргә тиеш түгел. Автомобиль хуҗалары да машиналарын чистарткан вакытта күчереп торсыннар иде, - ди Наил Мәһдиев. 

Юлларны кардан чистартканда ЮХИДИ идарәсе белән берлектә эшләргә тәкъдим итте мэр. 

Шулай ук социаль һәм мәдәният учреждениеләренә дә үз территорияләрендә хуҗа булырга кушты. Вакытында кардан арындырырга, кирәккән очракта ком сибәргә онытмауларын сорады. 

- Бер газетада яллардан соң кешегә психолог киңәшләре кирәк дип язганнар. Мин 1 гыйнварда эштә идем. Аннан соң да эшләдем. Бернинди психолог та кирәкмәде. Әнә, кулыгызга көрәк алыгыз да, бернинди психолог та кирәк булмаячак. Кар моңарчы да яуды, ява һәм явачак та. Шуңа күрә вакытында чистартырга гына кирәк, - ди мэр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кар чистарту