Чаллыда двигательләр заводына илтүче юл вакытлыча ябыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда двигательләр заводына илтүче юл вакытлыча ябыла

Машина йөртүчеләргә башка маршрут сайларга киңәш итәләр.

Чаллының Яшьлек һәм Мәскәү проспектлары киселешкән урында торбаларны төзекләндерү сәбәпле, 26 августта иртәнге сәгать алтыдан “Яшьлек проспекты” тукталышыннан башлап двигательләр заводына илтүче юл өлешчә ябыла. Кичке җидедән исә “Яшьлек проспекты” һәм “Мәскәү проспекты” тукталышларыннан шул ук юнәлештә 3нче һәм 5нче трамвай маршрутлары йөрмәячәк. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


транспорт

Нет комментариев