Чаллыда эшмәкәрлек «үлмәде»
Эшмәкәрләр елны ничек тәмамлый?
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев партия конференциясендә чыгыш ясап, Чаллының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән эшмәкәрләргә рәхмәт әйтте.
Ел ахырына Чаллыда 593 млрд сумлык товар җитештерелер дип көтелә.
Күп предприятиеләр елны уңышлы тәмамлый. «КАМАЗ» ГАҖ 40 меңнән артык автомобиль җыя. Шәһәргә 64 млрд сумлык инвестиция җәлеп ителде. Алгарышлы үсеш территориясенең 41 резиденты Чаллы проектларына 26,5 млрд сум инвестиция кертте, 7136 эш урыны булдырды.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары шәһәр икътисадының 35%ын тәшкил итә. «Чаллыда эшмәкәрлек үлде» диючеләргә: «Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренең товар әйләнеше быел 4,5 процентка артып, 379 млрд сум тәшкил итә. Бу – 25 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъектның эш нәтиҗәсе. Аларда 96 мең кеше эшли. Бу – 3 автогигант коллективы дигән сүз», – дип искәртте шәһәр башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев