Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшсезләргә 57 мең сум бирәләр

Моның өчен социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чаллы социаль яклау идарәсе җан башына уртача кереме Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан (13 135 сум) кимрәк булган эшсез гражданнарга ярдәм итә. Аларга 57 268 сум түли.  

Бары тик паспорт, банктагы счет реквизитлары, хезмәт кенәгәсе һәм алдагы 4 айдагы керемнәр турында белешмә (булган очракта) кирәк. Гариза белән эшкә урнашканчы мөрәҗәгать итү сорала. 

Акчалата беренче ярдәм Россия эше порталы аша (trudvsem.ru) мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннән соң түләнә. Ул 14 317 сумны тәшкил итә. Шундый ук күләмдә икенче түләү эшкә урнашкач бирелә. Өченче һәм дүртенче түләүләр 2 ай рәттән эшләгәч түләнелә. 

Социаль яклау идарәсе адресы: Яр Чаллы, Солнечный бульвары, 6 (17/11), 2нче подъезд
Телефоннар: 53-60-32, 53-60-33, 53-60-27, 53-60-37, 47-49-26, каб. 202, 204, 207, 211,
e-mail: usz.chelny@tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев