Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен Сабан туе үткәрелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен Сабан туе үткәрелде

Анда игезәк балалар үстергән ананы бүләкләделәр.

16 июнь көнне Ипподром мәйданында физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен Сабан туе узды. Бу көнне җыр-моң бер минутка да тынмады. Шәһәрдәшләр үзләре дә аеруча актив булды. Гер күтәрү дисеңме, капчыкта сикерүме - һәммәсе көчләрен сынап карарга теләде. Гер күтәрү буенча беренчелекне Николай Бердников яулады. 

Сәхнәдә инвалидлар җәмгыяте спортсменнарын һәм активистларын бүләкләделәр. Игезәк балалар тәрбияләп үстергән Любовь Михедюковага телевизор тапшырдылар. 

Чаллы хакимиятенең матбугат бүлеге фотолары

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе

Нет комментариев