Чаллыда яңа җитәкче куелды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа җитәкче куелды

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә физкультура һәм спорт идарәсе башлыгын тәкъдим итте. Бу вазифага Илья Резников билгеләнде.
Илья Резников 1987 елда Чаллыда туып-үскән. Озак еллар спорт өлкәсендә эшләгән. Хезмәт юлын инженер булып башлап җибәргән. Аннары «Заря», «Төзүче» балалар спорт мәктәбендә һәм «Челны» спорт мәктәбендә директор урынбасары булып эшләгән. 

– Һөнәри белеме бар, эшкә әзерлеге җитәрлек. Кызыклы эштә Илья Владимировичка уңышлар телибез. Чаллы машина төзүчеләр шәһәре генә түгел, спорт шәһәре дә. Бездә спортның төрле төрләре буенча олимпия чемпионнары бар, – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев яңа җитәкчене тәкъдим иткәндә. 

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


"Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты

Нет комментариев