Чаллыда яңа мәчет ачылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа мәчет ачылды

Ул 71нче микрорайонда урнашкан

Бүген Чаллыда 16 нчы мәчет, “Изге ай” мәчете ачылды. Ул Залесный һәм Нурми Шәрипов урамнары киселешендә, 71нче бистәдә урнашкан. Бина проекты үзенчәлекле: манаралары 11 метр биеклектә, лалә чәчәге формасында. Куполы пыяладан эшләнгән, тәрәзәдә бизәкләр. Фасадында мөселман символлары – сигез канатлы йолдыз. Төнлә утлар кабына. Намаз уку залы 140 кешегә исәпләнгән. “Изге ай” мәчете халык җыйган акчага салынган, беренче субайны тантаналы рәвештә 2016нчы елның 25 июнендә кактылар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев