Чаллыда яңа тернәкләндерү үзәге төзелә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа тернәкләндерү үзәге төзелә

Ул 15 яшькә кадәрге балаларга хезмәт күрсәтәчәк.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы республика инвестиция советында «Профит» компанияләр төркеме яңа проект тәкъдим итте. 

Чаллының торак төзүче иң эре компаниясе «Сәламәтлек нурлары» («Лучики здоровья») тернәкләндерү үзәге төзергә планлаштыра.
Анда 15 яшькә кадәрге, шулай ук физик һәм психологик тайпылышлары булган, балалар церебраль параличы һәм башка чирләрдән интегүче балаларга хезмәт күрсәтеләчәк. 

Үзәк Җиңүнең 40 еллыгы урамында төзелә. Анда 20 эш урыны булачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы Профит реабелитация үзәге

Нет комментариев