Алар өч урында була.
Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 февральдә була. Аннары 7 мартта.
Шәһәрнең өч урынында: Ипподромда, "Южный" агросәнәгать паркында һәм "Төзүче" стадионы алдындагы мәйданда Тукай, Минзәлә, Аксубай, Менделеевск районнары фермерлары үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итә.
Шулай ук әле урыннарда Чаллының азык-төлек предприятиеләрендә җитештерелгән ризыкларны да сатып алырга мөмкин булачак.
Ярминкәләр традиция буенча иртәнге сәгать 8дән 15 сәгатькә кадәр эшли.
Нет комментариев