Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшь гаиләләргә торак сертификатлары тапшырдылар

Бу максатка 8 млн сумнан артык акча бүленеп бирелде.

Чаллы хакимияте бинасында яшь гаиләләргә торак сертификатлары тапшырдылар. Мондый бәхеткә Гарипровлар гаиләсе ия булды. Алар 1 кыз һәм 2 малай тәрбияли. 

"Узган елның апрель аенда документлар җыеп заявка калдырдык. Бер ел да үтмәде, сертификат бирәчәкләре турында әйттеләр. Бик шатбыз. Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирүче программа булуына рәхмәтлебез. Безнең өчен бу зур ярдәм", - ди Алсу Гарипова. 

Быел Чаллыда дәүләт торак сертификатларын 47 гаиләгә тапшырырга уйлыйлар. 17 ел эчендә ул 17 гаиләгә тапшырылган. 

"Әлеге программа ярдәмендә балалары булган яшь гаиләләр торак шартларын яхшырта, яңа фатирларга күченә алуы сөендерә. Бу - олы юлның башы", - диде башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов. 

Фото Чаллы хакимиятеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев