Чаллыда яшь кыз әбисе һәм бабасына пычак белән һөҗүм иткән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшь кыз әбисе һәм бабасына пычак белән һөҗүм иткән

Аларның икесен дә хастаханәгә салганнар, кызны тоткарлаганнар.

Автокаланың 50нче комплексында яшь кыз әбисе белән бабасына һөҗүм иткән. Бу мәгълүматны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә расладылар.

Якынча мәгълүматларга буенча, 22 яшьлек кыз 70 яшьлек әбисе белән бабасында кунакта булган. Бер мизгелдә алар талаша башлаган һәм кыз, аш-су пычагы белән, өлкән яшьтәге ир һәм хатынны яралаган.

Аларның икесен дә хастаханәгә салганнар, кызны тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары вакыйга фактына бәйле тикшерү үткәрә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хокук полиция фаҗига

Нет комментариев