Чаллыда яшь хатын-кыз югалган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшь хатын-кыз югалган

Ул 25 январьдә өеннән киткән булган.

Чаллыда 27 яшьлек Айсылу Мостафинаны эзлиләр. Ул 25 январьдә 65/03 йортыннан чыгып киткән. Бүгенге көнгә кадәр кайда икәнлеге билгесез. Буе 160-165 см тирәсе.

Айсылу Мостафинаны күрүчеләрнең +7 917 923-45-52, +7 939 745 42 22 телефоннарына шалтыратуларын сорыйлар.  

Фото «Василиса» эзләү отрядының вконтакте төркеменнән

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


поиск югалту кеше югалган

Нет комментариев