Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат 10 килограмм наркотик белән тотылды

Шәһәр судында аңа хөкем карары чыгарылды.

Законсыз рәвештә җиңел генә акча эшләргә теләгән Чаллы егете суд бусагасын атларга мәҗбүр булды. Аны зур күләмдә наркотик матдә үзләштерүдә гаеплиләр. 
Ул узган ел Интернет аша яшерен рәвештә 10 килограмм наркотик матдә сатып ала. Сатучы заказны кайда яшергәнен генә язып җибәрә. Ир-ат барып ала, янгын сүндергеч эченә һәм сумкасына яшереп, Питрәч районына кузгала. Анда ул наркотикны билгеләнгән яшерен урында калдырырга тиеш була. Тик максатына ирешә алмый. Инспекторлар Тула-1 постында туктата. 

Наркокурьер үз гаебен танымады. Суд аны 9 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итте. Ул катгый режимлы төзәтү колонияле төрмәдә утырачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд