Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат: «Шәһәрне шартлатам»

Хокук сакчыларына ул хатыны белән талашкач шалтыраткан.

Чаллы судында хокук сакчыларын алдаган чираттагы ир-ат эше каралды. Хатыны белән исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң, араларында тавыш чыга. 38 яшьлек ир-ат полиция хезмәтенә шалтырата. "Чаллы 2 минут эчендә юкка чыгачак. Террористик акт оештырам", дип яный. Урынга хокук сакчылары, кинологлар килеп җитә. Тикшерү барышында бернинди шартлаткыч та табылмый. Хәбәр ялган булып чыга. 

Закон буенча ялган рәвештә полиция, ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү хезмәтләрен чакыручыларга 1 мең сумнан алып 1,5 мең сумга кадәр штраф яный. Гаепләнүче ир-ат административ җаваплылыкка тартылды. Аңа 1 мең сум штраф салынды, дип хәбәр итә Чаллы судының матбугат хезмәте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев