Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүчеләргә Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр

Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.

ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.

Шәһәрдәшләребез «ВКонтакте» дәүләт төркемнәреннән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале - безнең шәһәр Башкарма комитеты төркеме https://vk.com/nabchelnyofficial

Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова дәүләт төркемнәренең өстенлекләре турында сөйләде. “Халыкның бер өлеше яңалыкларны социаль челтәрләрдән, мессенджерлардан укый. Без моны аңлап эш итәбез. “ВКонтакте”дагы “Яр Чаллы шәһәр администрациясе” төркемендә кешеләрдән хәбәрләр тәүлек буе кабул ителә, шулай ук борчыган темага теләсә нинди комментарий калдырырга була. Без ситуацияне оператив хәл итәргә тырышабыз. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шундый юнәлештә эшләргә киңәш бирде. Кешеләргә ярдәм итү мөһим, һәр мөрәҗәгатьне бүләк кебек кабул итәргә кирәк. Язылучылар еш кына яшелләндерү һәм төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, мәгариф өлкәләре буенча сораулар белән мөрәҗәгать итә. Халык белән муниципаль хакимият берләшкән очракта гына  Чаллыны тагын да уңайлырак, төзегрәк итәргә була. Без һәрвакыт шәһәрдәшләребез һәм Чаллы кунаклары белән хезмәттәшлеккә әзер”, - шулай дип белдерде ул. 

Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти.  Шулай ук дәүләт төркемнәрендә шәһәр тормышы вакыйгалары һәм чаралары турында актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики