Чаллыда быелгы бакча нигъмәтләрен күпмедән саталар?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда быелгы бакча нигъмәтләрен күпмедән саталар?

Яңгырсыз җәй бәяләр артуына китерәчәк, дигән фаразлар буш сүз генә булмады. Инде бүгеннән үк яшелчә һәм җиләк-җимешнең кыйммәтләнүе күзәтелә.

Чаллыда җәйге уңышны ничә сумнан алырга була? Шәһәр базарларындагы бәяләргә күзәтү тәкъдим итәбез:

Бакча помидоры – 200-250 сум (кг).
Бакча кыяры – 300-400 сум (5 литрлы чиләк).
Бәрәңге – 50 сум (кг).
Ташкабаклар – 50 сум (кг).
Сарымсак – 280 сум (кг).
Чия – 700-750 сум (5 литрлы чиләк).
Кура җиләге – 1500-1700 сум (5 литрлы чиләк).
Крыжовник – 750 сум (5 литрлы чиләк).
Кара карлыган – 1000-1300 сум (5 литрлы чиләк). 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бакча уңыш җәй

Нет комментариев